28.12.2019

Бәйрәм алдыннан өр-яңа мультфильм!

Тылсымлы фея яки джин турында хыялланмаган бала бармы икән ул? Ә менә кечкенә кыз Лиянең бу хыялы тормышка ашкан. Аның игез бертуганнар Шайн белән Шиммер исемле тылсымчы дуслары бар. Алар Лиянең теләсә нинди өч хыялын тормышка ашыра! Ләкин нәни тылсымчылар беренче тапкырдан ук бу эшне башкарып чыга алмый. Ник алай икән? Лия нинди хыялларын чынга ашырырга тели? Безнең каналда өр-яңа "Шиммер белән Шайн" мультфильмын карап белерсең!
Дизайн без названия (81).png

Главная Программа Видео Шортс Поиск